Чернобыль авариясенә – 30 ел

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

     1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 73 кеше, инде мәрхүм булган 20 ир-егетнең тол хатыннары яши. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакат китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан йолып калган райондашларыбыз алдында чиксез бурычлыбыз.

    Әлеге дата уңаеннан узган атна ахырында чернобыльчеләргә ярдәм-кайгырту, ташламалар, социаль яклау чаралары хакында  “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте. Кичә Чернобыль авариясенә 30 ел тулуга багышлап районкүләм тантаналы чара үткәрелде. Ә бүген 26 апрельдә барлык чернобыльчеләрне чакырып хөрмәт күрсәтелде, юбилярларга истәлекле бүләкләр бирелде .

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International