Шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы, районның 85, “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан “Без Тукай милләтеннән” балалар иҗат бәйгесе мәдәниятебез күгендә яңа якты йолдызлар кабызды. Әлеге ачык конкурс февральдә авыл мәдәният йортларында, гомумбелем бирү һәм сәнгать мәктәпләрендә башланып, финалына 31 иң яхшы номер чыкты. Алар 25 апрельдә шәһәр-район Мәдәният йортында гала-концертта чыгыш ясады. Һәрберсенә: “Афәрин!” – дип әйтеп, зур “бишле” куярлык булды. Номерлар шулкадәр зур осталык, иҗади якын килеп башкарылды.
“Театр” номинациясендә беренче урынга “Су анасы” композициясе белән Татшуган мәдәният йорты коллективы лаек булды. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә Мәдәният йортының “Тамчылар” ансамбле чыгышы иң яхшы дип табылды. “Вокал-соло” номинациясендә 3 нче урта мәктәптән Анастасия Маркушина, “Нәфис сүз”дә “Тылсым” балалар театр студиясеннән Эмиль Кәлимуллин беренчелекне алдылар. “Инстурменталь-соло” номинациясенгдә балалар сәнгать мәктәбеннән Газинур Равилов баянда уйнавы белән һәркемне әсир итте.
Резеда ШӘРИПОВА
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/