Ел саен апрель аенда имунизация атналыгы үтә. Прививкалар – бөтен төр авырулардан, бигрәк тә инфекциялеләреннән саклануның иң яхшы чарасы. Вакцинация үткәрү күп кенә авыруларны тамырдан корыту мөмкинлеге бирде. Безнең районда да профилактик прививкалар ясату нәтиҗәсендә инде шактый еллар дәвамында дифтерия, кызамык кебек авырулар бер дә теркәлми, бума ютәл, кызылча, паротит эпидемиясе шулай ук юк дәрәҗәсендә.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/