Май бәйрәмнәрендә дача, бакча участокларында эшлибез, урманннарга ял итәргә чыгабыз. Бәйрәм, ял көннәре имин һәм күңелле узсын өчен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга, игътибарлы, сак булырга киңәш итәләр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаган гражданнарга 1000-1500; җаваплы затлар өчен – 6000-15000; юридик затларга исә – 150000-200000 сумга кадәр штраф каралган. Ә аерым янгынга каршы режим чорында штраф күләме ике тапкырдан да артып китә. Гражданнарга – 2000-4000; җаваплы затларга – 15000-30000; юридик затларга – 400000-500000 сумга кадәр җитә. Үзебез, якыннарыбыз, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге турында кайгыртыйк!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/