Янгын куркынычсызлыгының төп һәм мөһим аксиомы булып- ялкынны булдырмау чарасы тора. Һәрбер аек акыллы кеше – янгынны сүндерүдән, аны тизерәк искәреп алу күпкә җиңелерәк икәнен аңлый. Янгыннан саклау бүлегенең төп максаты – яшәү чыганак куркынычсызлыгын формалаштыру. Бер яктан өлкән сыйныф укучыларын, өлкән яшьтәге кешеләрне куркынычсзлыкка өйрәтү, укыту төрле алымнар белән алып барыла. Икенче яктан – яшүсмерләр кайсы тарафтан хәвеф-хәтәр көтеп торуын яңа гына танырга өйрәнеп киләләр, шуңа да алар үзләренә аерым нык игътибар җәлеп итәләр.
Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең төп вазыйфалары булып –җәйге каникуллар вакытында балаларга күзәтчелек кору. Кечкенә сыйныф укучылары , үзләренең саек акыллары белән янгын куркынычын бик аңлап бетермәгәнлектән аеруча да үзләренә бик игътибар таләп итәләр.
Яхшы да бит балалар гел өлкәннәр күтчелегендә булса, тик һәр балага да бу бирелмәгән, күпчелек очракта үзләре генә кала һәм кызыл әтәчнең колы да булып куярга мөмкин. Балачага шуклыгы аркасында килеп чыккан янгынның сәбәбе дә шул –аларга күңелсез, үзләренә яңа, шаян уеннар эзли башлыйлар. Учак ягып карау да аларга бик кызыклы шөгыль булып тоела. Дөрес аңлаучы намуслы ата-ана җәй җитүгә тизерәк балаларын төрле сәламәтләндерү үзәкләренә, авылга әби-бабай канаты астына кайтарырга тырышалар. Һәрбер бала да үзенчә бик кызыксынучан, шаян, шуклыгы белән урамда җыелып торган чүп өеменә дә ут төртеп карага мөмкин.
Иң мөһим балалар куркынычсызлыгы кагыйдәсе булып – шырпы, төрле ут кабызу чараларына кагылмау, газ плитәләренә, электр приборлары белән эшләргә рөхсәт итмәү. Баланы үзен генә өйдә калдырган очракта да күршеләргә күзәтчелек итәргә ярдәм сорарга кирәк. Олы яшүсмер балаларга һәрвакыт саклану чараларын, үзләрендә җаваплылык хисен тоюны һәрвакыт искәртеп торырга, 101 яки 112 телефоны аша янгын сүндерү бүлеген чакыртырга кирәк икәнен белергә тиеш. Балалар янгын чыккан өйдән, төтен барлыкка килү аркасында чыгып булмавын, шуңа да саклану чарасы итеп тәрәзә янын сайларга, коткаручыларның тиз ара килеп җитеп ярдәм итүләрен искә алып һәрвакыт тәрәзә янында, балкон ишекләре тирәсендә торырга тиеш.
Тагын бер мөһим ысул – һәрбер өйдә ялкын сүндерү җайланмасы булдырырга кирәк. Бу җайланма белән балалар да дөрес куллансын өчен бары тик берничә минут кулану ысулы инструкциясен укып, гади генә рәсемнәрен карау да җитә. Әйтәсе килә, җайланмага карый янган квартира бик күп чыгымнар таләп итәр иде.
Азнакай янгын сүндерүчеләре мәктәп укучылары белән һәрвакыт әлеге темага каршы өйрәнүләр алып баралар.. шушы көннәрдә дә Азнакайның 1 нче мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Янгын сүндерүчеләр укучыларга ачык дәрес алып бардылар. 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары А .Никулин укучыларга янгын вакытында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлатып китте. Ачык дәрестән соң янгынга каршы видеотасма карап узгач күзәтчелек хезмәте бүлеге белгече Р. Хөсәинов янгын вакытында нәрсә эшләргә ярамаганлыкны эйтеп узды. Аннары иң кызыгы янгын сүндерү машинасын күрсәтү булып узды. 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры М.Кәримов янгын сүндерү һөнәр ияләренең төп максатларын күзаллап китте. Мәктәп укучылары янгын сүндерү машиналары белән бик тә кызыксынып үттеләр, шуңа да янгын сүндерү буенча бик күп сораулар яудырдылар.
Янгын сүндерүчеләр белән саубуллашканда укучылар аларга эш ясап хәвеф – хәтәрдән сакланырга сүз биреп калдылар.
ОНД по Азнакаевскому муниципальному району, ПЧ-24 ФКУ «2 ОФПС ГПС по РТ (договорной)»