Чәк-чәк – татар халкының милли ризыгы, табын күрке. Бүген бер генә бәйрәмне дә әлеге татлы ризыктан башка күз алдына китереп булмый. 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә азнакайлылар 298 килограмм авырлыкта чәк-чәк көйләнде. Аны әзерләүдә китапханә, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, ветераннар советы әгъзалары, гомумән, теләге булган һәркем катнашты. Милли ризыгыбыз өлкәннәргә, Актүбә картлар йортына таратылачак.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/