Азнакайлылар зиратларны чистарта

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

     Май бәйрәмнәре җиткәндә, һәр елдагыча, без торган җирләрне, урамнарны, зиратларны чистартуга керешәбез. Мондый өмәләр Сабантуй бәйрәмнәренәчә дәвам итә. Бу көннәрдә районның 26 авыл биләмәсендә дә шундый чистарынау, төзекләнү өмәләре үтә. 30 апрельдә Тымытыкта, 1 майда Мәлбагыш белән Түбән Якый авыллары зиратлары чистартылды, 2 майда Ирекле авылы мәхәлләсе шундый өмә оештырды. Шулай ук Уразай, Үчәлле, Якты Күл, Текмәле, Кызыл Йолдыз авылларында да авылдашлар шундый изге гамәлгә җыелды.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International