Азнакай мөхтәсибетенең “Иман” мөслимәләр үзәге үткән атнада Актүбә бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат йортында булып кайтты. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде. Өлкәннәр янына кунакка килгән мөслимәләр Коръән укып, догалар кылганнан соң, бу йортта яшәүчеләр белән якыннанрак таныштылар.
Биредә республиканың барлык районнарыннан 108 кеше тора, алар килгән һәрбер җылы сүзгә һәм ягымлы карашка шат. Бу көнне мөслимәләр өлкәннәргә “Созвездие”, “Марс” сәүдә йортлары эшмәкәрләре һәм җиләк-җимеш кибете биргән бүләкләрне өләшеп, картларның күңелләрен күрделәр.
Азнакай мөхтәсибәте вәкилләре картлар һәм инвалидлар йортына ай саен барырга планлаштыра, киләсесе июнь аенда.