Учакны дөрес урында якмасаң, 1500 сум штраф

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

    5 сеннән 20 майга кадәр Татарстанда Министрлар кабинеты карары белән аерым янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде. Шашлык пешерүчеләргә, бакчада чүп-чар ягарга теләгәннәргә саграк булырга киңәш итә, янгын сүндерүчеләр. Ярамаган җирдә учак якканнарга 1500 сумга кадәр штраф яный.

   Россия хөкүмәте янгынга каршы көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр керткәннән соң, хәзер басу-кырларда да учак ягу тыела. Яңа кагыйдәләр нигезендә бакчадагы чүп -чарны сыйдырышлыгы 1 куб метрдан артмаган, өсте каплаулы металл бакта яндырырга була, яки барлык чүп-чарны бакчада чокыр казып, шунда күмәргә мөмкин. Шашлык пешерүчеләр өчен дә 5 майдан янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгыйлана. Шашлык, парламалар мангал, махсус савытларда пешерсә дә, учак каралты-кура, йорт-җирдән кимендә 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Янгын сүндерүчеләр учак ягар алдыннан һәрвакыт чиләк белән су алып килеп куярга һәм ул-бу була калса хәбәр итәргә телефонның эшлиме икәнен тикшерергә киңәш итә.

   Бакчачыларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәүләрен хәтта, космостан спутниклар аша да күзәтергә җыеналар. Шашлык пешерүчеләрне барлыгы 300ләп кисәтү төркеме тикшерәчәк.

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International