Балалар сугыш турында укыдылар

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

      Җиңү көненә багышлап, балалар район китапханәсе сугыш мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укуларны оештырды. Анда беренче тапкыр шәһәребезнең 1, 4, 6, 7, 8 нче мәктәпләре һәм гимназиядә кече сыйныфларда укучылар катнашты. “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясен үткәрү инициативасы белән Самара өлкә балалар китапханәсе чыккан иде. Аннан азнакайлылар да читтә калмады. Китапханәчеләр укучыларга Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, сугыш салган авырлыклар турында сөйләделәр. Утлы еллар турында хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International