Хөрмәтле азнакайлылар!
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән тантана вакытында сәгать 9 дан 10 га кадәр шәһәребезнең Җинү паркыннан "Мәңгелек ут" мамориаль комплексына кадәр Нефтчеләр һәм Ленин урамнарыннан буйлап “Үлемсез полк” сафларында узуга барыгызны да актив кушылырга чакырабыз! Шушы чара сәбәпле транспорт йөрү туктатыла.
Илебез азатлыгы өчен шәһит киткән, батырларча көрәшеп гомерен биргән әти- бабайларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз сурәтләрен кулларыбызда тотып, күңелләрдә аларның якты истәлекләрен яңартыйк. Безнең бу гамәл аларның рухына мәдхия булып ирешсен. Барыбыз да бу көнне “Үлемсез полк” сафларында бәйрәм тантанасында катнашыйк!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/