Азнакайлылар республика акциясеннән читтә калмады

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

    Безнең 4 нче лицей коллективы да  республикабызда старт алган “Спорт сөюче Татарстан” акциясеннән читтә калмады. Әлеге акция кысаларында гаилә бердәмлеген ныгыту, балаларны спортка тарту максатында “Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә” ярышлары үткәрелде.

    Спорт бәйрәмендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашып, үзләренең җитезлеген сынадылар.  Ярышларда Гыймадиев, Җиһангиров, Сираев, Тимофеевлар гаиләсе җиңүче булды.        

 

Ирина Ихсанова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International