Татарстанда яшен һәм томан булуы көтелә

2016 елның 6 мае, җомга

   ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 6 майда төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көндез төньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с тизлектә җил.

    Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура 6-11 градус җылы тәшкил итсә, көндез – 22 градус.

    Казанда төнлә 11 градуска кадәр җылы, көндез температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International