Шәһәребезнең “Алтынчәч” балалар бакчасы коллективы ел саен сугыш һәм хезмәт ветераннарын Җиңү бәйрәме алдыннан очрашуга җыя. Быел да өлкәннәр бу чакыруны көтеп алып, аңа бик рәхәтләнеп килделәр. Быел әлеге чарада республиканың “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Эльвира Галиева җитәкләгән Азнакай бүлеге әгъзалары да катнашты. Алар кунаклар-ветераннарны, коллективны, сабыйларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Оныкчыклары – балалар өлкәннәребезгә Җиңү тематикасы чагылдырылган концерт әзерләгән иде. Һәр чыгышны яратып, алкышларга күмгән әбиләре нәниләрнең аркаларыннан сөеп, аларга рәхмәтләрен әйттеләр, сау-сәламәт, бәхетле булуып үсүләрен теләделәр.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/