Азнакайда 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган

2016 елның 6 мае, җомга

     Азнакай урамнарында күзнең явын алырдай  лалә чәчәкләре һәркемнең  күңеленә шатлык, сөенеч өсти, яшәгән җиребезгә ямь бирә.  Бу  матурлык нигездә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие хезмәткәрләренең тырыш хезмәте белән тудырыла. Алар тарафыннан районыбызга 70 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылган һәм сатылган, шуларның 30 меңләбе шәһәр эчендә.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International