Хөрмәтле азнакайлылар, һәм кунаклар! Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз

2016 елның 6 мае, җомга

Сезнең барыгызны Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз.

8 май

18.00 сәгатьтә “Шифа” (Нефтьчеләр урамы, 33) каршында зур бәйрәм чарасы оештырыла. Программада: Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау тантанасы; Азнакай муниципаль районы ветераннар советының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты. Биредә шулай ук кыр кухнясы, “Балалар шәһәрчеге”   эшләячәк. “В бой идут одни старики” фильмын күрсәтү дә булачак. 

9 май

Программада:

8.30  - 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында кыр кухнясы;

9.00 сәгатьтән 9.20 сәгатькә кадәр Җиңү паркында һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы (Нефтьчеләр ур.)

9.20 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр “Үлемсез полк” сафларында Нефтьчеләр урамыннан Ленин урамына Җиңү мәйданына үтү;

9.30 - 10.00 сәгатьләрдә Җиңү мәйданында кыр кухнясы;   

10.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг;

11.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең балалар иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты;

18.00 – 21.00 сәгатьләрдә Татарстан мәйданында район һәм шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында җиңү яулаган райондашлар катнашында бәйрәм концерты. 

21.00 - бәйрәм салюты

 

Шулай ук 9 май көнне "Восток" кинотеатры Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган нәфис фильмнар карарга чакыра. Керү бушлай.

  

Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International