Май аеның бар табигать яшеллеккә күмелеп, чәчәккә төренгән бер мәлендә районыбызда сыер савучылар һәм сабанчылар бәйгесен уздыру матур бер традициягә әйләнде. Ул терлекче һәм игенчеләребезнең үзенчәлекле Сабантуй бәйрәменә әверелде. Быел Азнакайда сыер савучылар бәйгесен 20 майда “Таллы Бүләк” хуҗалыгында, сабанчылар бәйгесен 23 нче майда “Марс” хуҗалыгында уздырырга планлаштыралар.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/