11 май иртәсе көнне “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең төп бинасында, янгын булган очракта эшчеләрне тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды. Тәгълимати күнекмәнең башлангычы булып өченче катта барлыкка килгән янгын, аннан шомлы гына махсус янгын сигнализациясе тавышы ишетелде.
Идарә эшчеләре тиз арада “янган” бинадан куркынычсыз урынга чыгып, ирекле янгын сүндерүчеләр өлгер генэ кул җайланмалары белән янгынны сүндерергә керешәләр. Беренче минутларда ук 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитеп коткару эшләренә тотыналар, аларның иң беренче төп максаты булып янган бинадан хасталанган һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне эзләп табу тора. Бәхеткә каршы бу юлысы андыйлар булмый бар эшче дә сау – сәламәт килеш эш урыннарын калдырган булып чыга. Чын һөнәр ияләре уңышлы гына килешенгән ялкынны сүндерергә ирешә.
Бу эвакуация буенча күнекмәләр барлык эшчеләр белән гомуми сөйләшү һәм нәтиҗәләргә йогак яасу белән төгәлләнде. Эвакуация вакытында дөрес хәрәкәт итү һәм әлеге күнекмәләрнең янгын булган очракта бик күпкә өйрәтүе, психологик яктан да эзер булырга кирәклеген ачыклауга нокта куеп нәтиҗәләрне “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженер урынбасары Таһир Шәймарданов әйтеп үтте.
Әлеге эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр максатка ирешелде. Махсус янгын сигнализациясе тавышыы чакыруы ишетелү белән эшчеләр оператив тизлектә үзләрен күрсәттеләр, чөнки әлеге кыска гына минут-секундлар эчендә куркынычсыз урынга юнәлү чын янгын вакытында үз-үзеңне коткаруга бик ярдәм итә. Куркынычсыз урынга юнәлү өчен идарә эшчеләренең тармагында махсус һава филҗтрлау үзкоткаргыч җайланмалар бар, алар көчле янгын төтенендә сулыш алырга ярдәм итәләр.
24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары Александр Никулин
24 нче янгын сүндерү бүлегенең фотоларын карарга