18 май бөтен республика буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре предприятие-оешмаларда аңлату эшләре белән шөгыльләнәчәк. Әлеге мәгълүмати кампания халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатын тота. Һәр кеше шул рәвешле шәхси кабинетның нәрсә икәнлеге, аның нигә кирәклеге, ничек теркәлеп булуы турында борчыган сорауларга җавап таба алачак.
18 май – Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе тарафыннан Гражданинның шәхси кабинетында бердәм теркәлү көне дип игълан ителгән. Фонд җитәкчесе урынбасары Елена Полякова журналистларга да электрон кабинетта теркәлү нинди өстенлекләр бирүен аңлытып бирде. Шуның белән беррәттән бүгенге көндә гамәлдә булган пенсия системасының үзенчәлекләре, тупланган пенсия җыемнары белән эш итү тәртибе, дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре дип, фатирың ишеген шакучыларны ничек каршы алырга кирәклеге турында да сөйләшү булды.
Россия Пенсия Фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты 2015 елда булдырылды. Әмма андагы хезмәтләрдән тулы сыйфатта файдалану өчен, беренче чиратта, федераль дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Кабинетта бик күп персональ мәгълүматлар тупланган. Шуңа да теркәлү расланырга тиеш. Моңа кадәр хисап язмасын раслауны почта бүлекчәләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә генә башкарып булса, хәзер Татарстанның Барлык Пенсия фонды бүлекчәләре бу хезмәтне күрсәтә.
Узган елдан башлап гражданинның шәхси кабинетында бер төркем хезмәтләрдән файдаланып була. Аларның кайберләре теркәлүсез дә ачык режимда. Әмма инде пенсия хокуклары турындагы мәгълүматны бары тик хисап язмасы расланган булса гына күреп була.
– Пенсия хокуклары турындагы сервис кеше өчен иң актуаль һәм мөһимнәр рәтендә санала. Булачак пенсияң турында хәбәрдар булып торып кына үззеңә имин картлыкны тәэмин итәргә була. Чөнки хәзер пенсиягә ия булу өчен билгеле бер күләмдәге баллар туплау сорала. Шул ук вакытта гади кешегә пенсия балларын исәпләп чыгару шактый авыр. Шуңа да Россия Пенсия фонды һәр эшләүче кешегә бәйле исәпләүләрне үзе ясаган. Гражданин үзенең стажы, хезмәт хакы күләме, эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият кертемнәре турындагы мәгълүматны белә ала. 30 яшьтә дә, 40та да, 50дә дә бу турыда хәбәрдар булып тору кирәк, – дип аңлатты Елена Полякова.
Искәртеп узабыз: 2015 елдан яңа закон нигезендә балл системасы кертелде. Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук яулау өчен хәзер билгеләнгән таләпләрне үтәү шарт. Яңа кагыйдәләр буенча, иминият пенсиясенә дәгъва итү өчен хезмәт стажы 15 елдан да ким, ә тупланган баллар күләме 30дан да әзрәк булмаска тиеш. Әмма бу шартлар кискен кертелми. Ел саен стажга һәм җыелган баллга таләпләр 1гә артып барачак. Әйтик, 2015 елда – минималь стаж 6 ел иде, 2016 елда — 7 ел, 2017 — 8 ел булып, 2025 елда 15 елга җиткереләчәк. Шулай ук тупланган баллар күләме дә 2015 елда иң кимендә 6,6 балл таләп ителгән булса, 2025 елда пенсиягә чыгучыларга инде 30 балл җыярга кирәк. Шул ук вакытта бәхетле картлыкта яшәү өчен “ак” хезмәт хакы алу мөһим. Эш бирүче Пенсия фондына күчерә торган кертемнәрнең әһәмияте арттырылды. Нәкъ шуннан чыгып кирәкле баллар туплана бит.
Пенсия баллары турындагы мәгълүмат исә һәркемгә үзенең булачак пенсия күләмен исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Пенсия фондында моның өчен махсус формула бирелә. Әлеге исәпләүләр бүгенге көндә җыелган пенсия дәрәҗәсенә кагыла. Ел саен исә пенсия күләме, билгеле, артып барачак. Шуңа да һәр гражданин пенсия калькуляторыннан файдаланып үзенең ничә яшькә кадәр эшләргә ниятләвен, алырга ниятләгән хезмәт хакын күрсәтеп, булачак пенсиясенең күләмен дә исәпләп карый ала.
Күпләр бүген пенсия җыемнарын дәүләт пенсия фондында сакларгамы, әллә дәүләтнеке булмаганына күчерергәме, дигән сорау белән борчыла. Кичләрен шактый еш кына фатир ишекләрен каккан “Пенсия фонды хезмәткәрләре” дә икеләнүләрне арттыра. Елена Полякова һәркемгә пенсия җыемнарының кайсы фондта булуын белергә тиеш дип искәртте. Оныткан очракта, бу мәгълүматны шәхси кабинеттан табып була. Шулай ук ул әлеге җыемнарны бер пенсия фондыннан икенчесенә күчереп йөрүдән баш тартырга киңәш итте. Акчалар эшләргә тиеш, дип белдерде ул. Бер елда пенсия җыемнарын бер фондка тапшыру, икенче елда башкасына күчерү пенсия фондына әлеге акчаларны нәтиҗәле инвенстицияләргә, димәк, аларны арттырырга мөмкинлек бирми. Аннары Пенсия фондын сайлаганда, аның, беренче чиратта, иминиятләнгән компанияләр исемлегендә булуын тикшерергә кирәк. Бу мәгълүмат та шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында урнаштырылган.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
чыганак: http://intertat.ru