“Маяк”ка 22 майга кадәр ташламалы хактан язылып калырга ашык!

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

   Хөрмәтле укучыларыбыз! 2016 елның икенче яртыеллыгына “Маяк” газетасына язылу дәвам итә. Иң мөһиме, 12 майдан 22 майга кадәр, матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында, район газетасына 642 сум урынына 592 сумнан язылырга була.

    19 майда “Маяк” газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) һәм 2 нче элемтә бүлегендә (Ленин урамы, 40нчы йорт) “Әбүнәче көне уздыра. 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен үзегез яраткан басмаларга язылып калырга ашыгыгыз! “ТАТМЕДИА” җәмгыяте басмаларына язылучылар арасында телевизор уйнатылуын да истән чыгармагыз!

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International