Азнакай халык театры үзенең 75 еллык юбилеен билгели

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

    26 майда 18.00 сәгатьтә район һәм шәһәр Мәдәният сараенда Азнакай халык театрының 75 еллык юбилеена багышланган “Әйләнә сәхнә, әйләнә” иҗат бәйрәме була. Бәйрәм төрле чорда уйнаган үзешчән артистлар, килгән кунаклар белән очрашулар, котлаулар, спектакльләрдән өзекләр, җыр-бию, якты хатирәләр белән үрелеп барачак. Монда “Галиҗәнәп Азнакай халык театры” китабын тәкъдир итү һәм сату да оештырыла. Театр сәнгатен сөюче тамашачыларны көтеп калалар. Керү ирекле. 

 

программа >>>

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International