Азнакай районында сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

    Районыбызда терлекчеләр һәм сабанчылар ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле  терлекче ханым һәм туташлар “Таллы Бүләк” хуҗалыгы  җәйләвенә  җыйналдылар.

–     Бу ярышлар безнең өчен көч сынашу гына түгел. Зур бәйрәмебез, Сабан туе ул. Бер-беребезне сагынышып бетәбез. Рәхәтләнеп сөйләшәбез, күңел ачабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез, – диләр терлекчеләр. 

Бәйге әнә шулай  җыр-бию, уен-көлке,  спорт ярышлары белән үрелеп матур бәйрәмгә әйләнә.  Җиңүчеләр халкыбызның Сабан туе бәйрәмендә бүләкләнә. 

 

Нәсимә Фазлыева

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International