13-15 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучылар һәм яшьләрнең “Форпост” берләшмәләре үзешчән сәнгать бәйгесенә җыелды. Бик мавыктыргыч барган бәйгедә Азнакайның “Форпост” командасы нәфис сүз, ораторлык осталыкларын, җыр-моңга сәләтләрен күрсәтеп, барлык номинацияләрдә дә призлы өченче урыннарны яулады. “Авангард” отряды кураторы Флорида Кадыйрова “Фестиваль йолдызы” исемен алды. Шулай итеп, 15 район һәм шәһәрләрдән катнашкан бәйгедә азнакайлылар гомуми нәтиҗәләр буенча да өченче урынга чыкты. Безнекеләр булдыра!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/