5 нче июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Бәйрәмнең йөзек кашы татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү , капчык, зур ботинка киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.
Бәйрәмне Татарстаннын танылган эстрада йолдызлары Филюс Кагиров, Монир Рахмаев, Башкортостан Республикасының җыр hәм бию фольклор ансамбле “Мирас”, Азнакайдан булган яшь талантлы җырчыларыбыз, шулай ук районыбызның сәнгать осталары җырлары бизәячәк.
Бу көнне сезне 19.00 сәгатьтә “Татарстан” мэйданында “Кичке сабантуй” га көтеп калабыз. Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы – биюле уеннарда , конкурсларда катнашырга чакырабыз. Балаларны күңелле аттракционнар көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Программада:
- театральләштерелгән күренеш (пролог) – 10.00 сәгатьтә
- таяк тартышу
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Башлана 10 сәгатьтә.
Бәйрәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез !