Азнакай кызлары – җиңүче!

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Узган атнада Азнакайда гомумбелем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы кысаларында баскетбол буенча финал уеннары үтте. Анда Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Буа, Баулы, Түбән Кама, Питрәч, Кайбыч, Арчадан 12 команда көч сынашты.

Спартакиаданы ачу тантанасында Татарстан Республикаксы Мәгариф һәм фән министрлыгының укудан тыш сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру секторы әйдәр советнигы Жанна Соркина да катнашты. Үз чыгышында ул әлеге спартакиаданың әһәмиятен билгеләп, республикабызда спортның зур үсеш алуы хакында билгеләп үтте.

Финал уеннарында 12 команда арасында да көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә, Актүбә 1 нче мәктәбенең кызлар командасы бронза медальгә лаек булды. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International