Узган атнада Алферовка урманы аланы хәрби шәһәрчекне хәтерләтте: биредә район мәктәпләреннән алты взводка берләшкән 10 сыйныф укучылары чын солдат тормышы белән яшәде. Өч көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылган, режим көннең иртәнге 7дән 22 сәгатькә кадәр һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән. Тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча егетләр тәүлеклек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән таныштылар, утлы корал белән эш итү, химик саклау чаралары, тактик, медицина әзерлеге буенча дәресләр алдылар.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/