Азнакайда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

    Азнакайлылар  печән әзерләргә кереште. Терлек азыгын сыйлы, сыйфатлы, сусыл чагында әзерләп калырга кирәк. Бүгенге көндә Азнакайда 300 тонна печән әзерләнгән. 200 га күпьеллыклар –печәнгә, 100 га яшел азыкка чабылган.  “Марс”, “Азнакай” АФ” хуҗалыклары печән әзерләүгә иң бернчеләрдән булып керештеләр. Иртәгә районда  терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар узачак.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International