Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында сабанчылар ярышы узды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Ярышларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлап җибәрде.

     «Мондый ярышлар бик кирәк, - диде «Марс» ҖЧҖеннән Ильйәнур Нуриев. - Монда без башка хуҗалыклардан таныш тракторчылар белән очрашабыз һәм үзара тәҗрибә уртаклашабыз».

    «Чәчүләр беткәч, без һәр елны шундый ярышлар уздырып, үз осталыкларыбызны күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итеп алабыз», - дип сөйләде “Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш.” ис. ҖЧҖ механизаторы РәисГарипов.

    Туфракны каплатып эшкәртүдә конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Урманай» бүлекчәсеннән Линар Миргазыянов алды, 2 нче урынны - «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Сарлы» бүлекчәсеннән Фердинанд Исмәгыйлев, 3 нче урынны «Габдрахманов» КФХыннан Альберт Гафаров алды.

     Туфракны каплатмыйча эшкәртүдә 1 нче урында - «Марс» ҖЧҖеннән Радик Шәймиев, 2 нче урында -«Эстәрле» ҖЧҖеннән Илнур Җиһаншин һәм 3 нче урында - «Тукай» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Инсаф Мияссар.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

 

 

1 видеорепортажны карарга

 

2 виорепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International