Тупылларның мамык очырган чагы, азнакайлылар, сак булыгыз!

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

     Ул кешеләргә аллергия ясавы белән генә түгел, ә янгын тудыру ихтималы белән дә куркыныч. Бу чорда бигрәк тә балаларга игътибарлы булырга кирәк. Алар бик кызыксынучан, шырпы алып, мамык өеменә ут төртергә дә мөмкин, шуңа күрә дә кечкенәләрне караучысыз калдырмаска, һәрчак игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Мамык өелгән урыннарны себереп түгү, су сибү яисә күмеп кую мәслихәт, дип киңәш итә гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш хезмәткәрләре.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International