Азнакай районында законсыз аракы сату очрагы ачыкланды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

    Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге белән берлектә үткәргән тикшерү вакытында Азнакай районының Мөслим авылы кибетендә законсыз аракы сату очрагына тап булдылар.    Мондый эшчәнлек алып баруга кибетнең лицензиясе юклыгы билгеле булды. Кибет киштәләреннән 14 литр төрле эчемлекләр сатудан алынды. Җаваплы затларга карата чаралар күрелде. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International