Азнакай янгын сүндерүчеләре ачык ишекләр көне үткәрде

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

       Балаларны яклау көне уңаеннан Азнакай янгын сүндерүчеләре белән беррәттән Азнакай районы күзәтчелек бүлеге  белгечләре шәһәр мәктәп  укучы балаларына үзенең ишекләрен ачты.

       Ике көн рәттән 24 нче һәм 87 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрендә балалар тавышы яңгырап торды.

        Янгыннан коткаручылар үзләренең һөнәрләре турында, янгында күргән вакыйгалары белән уртаклаштылар. Балаларга кара төтендә кулланылучы  махсус тын алу өчен җайланмаларны, янгынга керер өчен махсус киемнәрен киеп күрсәттеләр

       Махсус булган янгын вакытында кулланыла торган җайланмалар малайлар өчен бигерәк тә  дулкынландыргыч булды. Аларның теләгән берсе янгын сүндерүче киемен киеп  ысланган искә уралып уйлары белән янгында йөрделәр

       Ялкынны сүндерүче кәүсәнең эшчәнлеген, аның су агымын күрү дә балаларда аерым тәэсир калдырды. Ялкын белән көрәшүчеләр үзләренең җиңеллек һәм тәвәккәл булуларын бәян итеп яшь кунакларга өйрәнүләр өчен каралган биек каланчага да менеп төштеләр.

       Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инженеры Марат Кәримов һәм күзәтчелек бүлеге баш белгече Равиль Хөсәенов балалар өчен куркынычсызлык дәресе дә үткәреп аларга янгыннан саклану чараларын һәм кагыйдәләрен аңлатып, җәйге яллар вакытында үзеңне куркыныч астына куюдан сакланырга бәян итеп аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International