Азнакай шәһәре янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны “Азнакаевский” шифаханәсендә оештырган ялкын сүндерү буенча өйрәнүләрдә катнашты. Коткаручылар өйрәнүләренең төп максаты итеп җәйге ялларда балалар каршылаучы шифаханәне уттан саклау иде. Әлеге уйдырма буенча ясалган янгында янгын сүндерүчеләр төрле алымнар белән ялкынга каршы көрәшеп, кешеләрне коткару буенча өйрәнүләрдә катнаштылар.
Уйдырма буенча ялкын ял итү бүлмәләренең берсендә барлыкка килә. Чакыру белән берничә минуттан соң 87 нче янгын сүндерү бүлеге кизү торган караулы һәм дә алар артларыннан ук 24 нче янгын сүндерү бүлеге кизү торган караулы килеп җитте.
Кыска радиоалгыч аша хәбәрләнгәч 87 нче һәм 24 нче янгын сүндерү бүлекләре бер минутны да әрәм итмичә эшкә керешеп ялкын эчендә калган кешеләрне коткарырга һәм ялкынны сүндерегә тотындылар. Коткаручылар ялкында “яраланган” кешеләрне куркынычсыз урынга алып чыгып беренче ярдәм күрсәтергә керештеләр. Янгын белән көрәшүчеләр бар көчләрен куеп ялкынны олыга җибәрмәс өчен тырыштылар һәм дә берничә минуттан соң янгынның төп “чыганагы” сүндерелде, кешеләргә куркыныч янамый дигән хәбәр алыштылар.
87 нче һәм 24 нче янгын сүндерү бүлекләре кулга кул тотынышып бергә янгынны сүндерүдә катнашалар, шуңа да аларның бар тырышлыгы аркасында гына ялкынга тагын да ныграк чолгап алуга бер сәбәп тә калдырылмый.