Бакчада эшләгәннән соң кулны рәткә кертү өчен бик файдалы киңәш

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

    Бакчада эшләгәндә, күп кенә хатын-­кызлар кулларына перчатка кияргә яратмый. Эштән соң кул тиресе каралып, кытыршыланып та калгалый. Кулларыгыз нәфис булсын өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез:

    Даруханәдә сатыла торган өч процентлы водород перекисе эремәсенә (100 гр) 10-20 гр нашатырь спирты һәм табак-савыт юа торган сыеклык яки порошок салабыз да кулларыбызны шул катнашмага тыгып торабыз. Соңыннан кулны сабын белән юабыз, тукландыргыч крем сөртәбез.

 

http://www.shahrikazan.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International