Азнакайда "Халык контроле" эшли

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

    Мәгълүм булганча, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала. Бүгенге көнгә "Халык контроле"нә безнең районнан 408 хәбәр теркәлгән. Шуларның 302се хәл ителгән, 83се планлаштырылган, унысы хәл ителү стадиясендә, 13е кире кагылган. Азнакай халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл, тротуарлар төзеклеге,  чүплекләр мәсьәләсе тора.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International