ХӨРМӘТЛЕ АЗНАКАЙЛЫЛЫР, БӘЙРӘМЕБЕЗ КУНАКЛАРЫ!
Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!
Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле.
2016 ел – районыбыз өчен зур юбилейлар елы: район оешуның – 85, «Азна- кайнефть» идарәсенең — 60, Актүбә эшчеләр бистәсенең 60 еллыгын матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Җирлегебездә барлык программалар буенча эзлекле эш алып барыла. Торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар сафка бастырыла, төзекләндерелә.
Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз өчен социаль-икътисади үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән чиксез горурланабыз. Быел район буенча кырларда 100 мең гектардан артык иген культуралары чәчелде. Бу республикабызда иң зур мәйданнарның берсе.
Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле кунаклар, гүзәл Азнакаебызны сагынып кайткан якташларыбыз! Барыгызга да хезмәтегездә зур унышлар, Сабан туе ярышларында катнашучыларга матур җиңүләр, бәйрәмебез кунакларына бәхетле мизгелләр телим! Табыннарыбыз мул, тормышыбыз тыныч булсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы