Җәйге ял

2016 елның 11 июне, шимбә

Кояшкай исемендәге муниципаль балалар лагере ачылды. Ачылу тантанасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шамсутдинов котлады. Лагерьдә 4 смена кабул ителэчәк, һәр берсендә 100 гә якын бала ял итүе көтелә.

Җәй – ул хезмәт чиреге дә. Мәктәп укучылары өчен мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Анда муниципаль районның 8 предприятиесе катнашты. Тәүге
ярминкәдә үк 80 яшүсмер эшкә урнаштырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмасы лидер лары мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен “Без ду-
слыкны сайлыйбыз” дигән чара оештыралар. Иң беренче булып алар шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә булдылар. Анда балалар дуслык, тугрылык турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар,
биеделәр. Башка лагерьларны да шундый кызыклы очрашу көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International