Якын көннәрдә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга! Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл
җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. Ул шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждение вәкилләрен витаминнарга бай яфрак азык әзерләүдә үз өлешен
кертергә чакырды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда
җинаять кылыну турында өч хәбәр алынган. Аларның барсы да урлашу очрагы. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассы-
зыклады. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Җирлегебездә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт кеше каза күргән. Унбер кешенең эчкән килеш руль артына
утыруы ачыкланган. Алар арасында бер хатын-кыз да бар.