Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме юкка гына июнь аена туры килмәгәндер. Алар бит нәкъ җәйнең гүзәл чоры кебек, дөньяга җылылык, яктылык, шәфкатьлелек өләшүчеләр. Әз генә берәр җиребез чәнчесә дә сырхауханәгә йөгерәбез.
Ак халатлы шәфкать ияләренә өмет тулы күзләребезне багып, тормышыбызны ышанып тапшырабыз. Алар өчен көн дә юк, төн дә юк, кеше сәламәтлеге сагында һәрчак уяу торырга кирәк шул.
Хәтта бәйрәм көнне дә авырулар күзәтүсез калмады. Ә инде табигать кочагына чыгу мөмкинлеге булганнар, гаиләләре белән рәхәтләнеп ял итте.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, медицина хезмәткәрләренә иң җылы теләкләрен җиткерде, тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләре
өчен тирән рәхмәтен белдерде. Котлауларга үзе дә озак еллар шушы тармакта көч куйган район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Ил-
дар Шиһапов та кушылды. Эштә үзләрен таныткан медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.