Узган атнада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясенең гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек итүгә багышланган
күчмә утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны районыбызда ирешкән уңышлар, Иҗтимагый Совет,
җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. “Алар безнең күз һәм к олак к ебек. Халык белән араны якынайта, бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә, мөһим мәсьәләләрне
чишәргә мөмкинлек бирә”, – диде ул. Җәмгыятьнең гражданлык институтларын үстерү, җәмәгать Советлары белән багланышлар комиссиясе рәисе Валентин Паймухин “Татарстан Республикасы
Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасы гражданлык институтларын формалаштыруда роле”; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев
“Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында” чыгышлар ясадылар һәм фикер уртаклаштылар.