Сабантуй күптәннән республикабыз чикләрен узып, илебезнең татарлар яши торган төрле төбәкләренә кадәр барып җитте. Азнакайлылар да елның елында читтәге милләттәшләребезгә
халкыбызның матур бәйрәмен бүләк итеп кайталар. Быел безнекеләр Магнитогорск каласына юл тотты. Сабантуй биредә 1996 елдан бирле үткәрелә. Быел алар да, районыбыз кебек, 85 еллык юбилейларын каршылыйлар, шуңа күрә уен-бәйгеләр ике мәйданда башка елларга караганда күбрәк итеп оештырылган.
Магнитогорск шәһәре башлыгы Виталий Бахметьев, якташларын, Татарстаннан, Башкортстаннан килгән кунакларны сәламләп, Сабантуйның халыкара бәйрәмгә әверелүен билгеләп үтте.
Азнакайлылар исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләде. Ул изге теләкләрен юллап, Виталий Бахметьевка истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә сәнгать осталарыбыз: “Җанашым” фольклор ансамбле, “Квартет” төркеме, Илназ Динмөхәммәтов, Ландыш Шәрәфиева, Гөлсинә Хафизова, Марат Мозаффаров, Ләйсән Рәфыйкова чыгыш-
лары көчле алкышларга күмелде.
Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html