Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

   “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов белән берлектә гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте.

   Кабул итү вакытында азнакайлылар фермерларга финанс ярдәме күрсәтү, Сыза елгасы аша күпер төзү һ.б. сорауларны күтәрделәр. Таһир Һадиев һәр кешене игътибар белән тыңлап, үз киңәш-тәкъдимнәрен бирде. 

– Бүген инициативалы, үз халкы, үз иле өчен янып-көеп йөрүчеләрнең, җәмгыять өчен борчылучыларның, әйләнә-тирәгә битараф калмаучыларның көннән-көн арта баруы сөендерә, – диде депутат сөйләшү азагында.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International