Мәктәптән һөнәр дә үзләштереп чыгалар

2016 елның 28 июне, сишәмбе

     Безнең чорда укучылар мәктәптән һөнәр дә алып чыгалар иде. Үземнең дә секретарь-машинистка дигән таныклыгым бар һәм ул миңа тормышымда нык ярдәм итте. Узган елдан башлап унынчы сыйныфлар өчен тагын шундый мөмкинлек пәйда булды.

     Татарстанда “2014-2020 елларга халыкның мәшгульлегенә ярдәм” дәүләт программасы эшли. Аның нигезендә “Һөнәр белән таныштыру” проекты гамәлгә ашырыла. Нәкъ менә шушы проект кысаларында Лениногорск көллияте базасында мәктәп укучылары пешекче һәм тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерәләр.

     Укулар февральдән башланган. Хәзер практика өлеше һәм тиздән имтихан тапшырачаклар. Ике төркемдә унышар укучы.

– Бу программа республикада бары дүрт шәһәрдә: Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Азнакайда гына  тормышка ашырыла. Ул укучыларга районда сорауга ия эшче һөнәрләр белән якыннан танышырга һәм киләчәктә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә, – ди мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Лениза Рәхимҗанова.

    Урыннар санаулы булганга, укырга теләк белдерүчеләрне тест ярдәмендә сынап кабул итәләр.

– Бик тә пешеренергә яратам. Шундый уку мөмкинлеген белгәч, форсатны кулдан ычкындырасым килмәде. Киләчәктә программист булырга хыялланам, әмма аш-суга осталык та хатын-кыз өчен гомер буена кирәк. Вузда укыганда буш вакытта акча эшләү мөмкинлеге дә бит әле ул, –  ди Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Гөлзада Гомәрова.

     Кәкре Елга егете Галиев Нургаяз өчен таркторчы-машинист таныклыгы икеләтә мөһим.

– Хуҗалыгыбызда трактор бар. Әлегә анда йөрергә хокукым юк. Таныклыклы булгач, руль артына ныклап утыра алачакмын. Бу һөнәремнең армиядә дә файдасы тияр дип уйлым. Авылдамы, шәһәрдәме – кайда гына яшәсәң дә, эшсез калмыйсың, – ди ул.

Һөнәрле үлмәс дип юкка гына әйтмәгән халык. Бүгенге заманда егет кеше өчен генә түгел, хатын-кызга да җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ә мондый дәүләт программалары бушлай өстәмә һөнәр алу мөмкинлеген бирә.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International