Ел саен табигать бүләк иткән ямьле җәйге көннәрдә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Очрашуларны халык та көтеп ала, чөнки биредә аларга җитәкчеләргә үзләренең гозерләрен җиткерергә, ачыктан-ачык сөйләшергә һәм, әлбәттә, гомер кичергән күрше-тирәләре белән бергәләп бәйрәм итәргә дә мөмкинлек туа. Ишегалды бәйрәменең чираттагысы 30 июнь көнне Гагарин урамы, 25 нче йорт, 1ендә исә Вәлиханов урамы, 6 нчы йорт ишегалдында узачак.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/