Азнакай балалары нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

     Азнакай мәшгульлек үзәге белгечләре “Кояшкай” ял базасына күчмә офис белән чыгып, яшүсмерләргә һөнәр сайлауда булышлык күрсәттеләр. Белгечләр районда хезмәт базарында сорауга ия булган һөнәрләр дөньясы белән таныштырып кына калмадылар, төрле уеннар, конкурслар да үткәрделәр. Соңыннан балалар мобиль офиста тест ярдәмендә нинди һөнәрләргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International