Азнакайда күпфункцияле үзәкләр паспорт бирә һәм права алыштыра башлый

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

  Праваны элек бары тик ЮХИДИ бүлекчәләре генә алыштыра ала иде.

 1 ноябрьдән Татарстанда яшәүчеләр, димәк, азнакайлылар да руль артына утырырга хокук бирүче әлеге документларын вакыты чыкканда яки югалтканда аны алыштыруларын сорап МФЦларга бара ала. Тиздән әлеге үзәкләр РФ гражданины паспортын да бирә һәм иске үрнәктәге загранпаспорт оформить итә башлаячак. Ә инде 2017 елдан башлап яңа үрнәктәгесен дә алырга мөмкин булачак. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International