Сан алу - 2016

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул

Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге, икътисади үсеше авыл хуҗалыгы үсеше белән тыгыз бәйле. Әлбәттә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгы торышын, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү мөһим. Илебездә 1 июльдән 15 августка кадәр үткәреләчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу да әнә шул максатка хезмәт итә. Сан алуны сыйфатлы итеп башкару өчен районда нинди чаралар күрелде? Алда нинди бурычлар тора? Район халкы сан алуга әзерме? Редакциябездә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә сүз әнә шул хакта барды.

Гөлниса Әхмәтшина, район статистика бүлеге җитәкчесе:

– Бүгеннән илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе старт алды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге зур эшне башкарып чыгу өчен махсус комиссия төзелде, аның рәисе – район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Районда сан алуга әзерлек календарь планы нигезендә алып барылды. Барысын да вакытында үтәп, өзеклеккә юл куймыйбыз.

Исәп алудан шиклә­нергә урын юк.  Сан алу кампаниясе ил өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә әһәмиятле чара. Күпләр  авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич тә алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт куя?  Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өчен төп чыганак булачак

Исәп алу барышында җыелган мәгълүмат махсус программа буенча эшкәр­теләчәк. Беренче нәтиҗәләр киләсе ел азагында билгеле булса, соңгы нәтиҗәләр тагын бер елдан ясалачак. Шунысы аеруча мөһим, саннар чынбарлыкка тәңгәл килсен өчен барыбызга да зур көч салырга туры киләчәк. Исәп алучылар үз эшләренә җаваплы караса, халык аларны аңлап һәм теләк­тәшлек күрсәтеп каршы алса, максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм. 

  Миргасим Усманов, авыл хужалыгы идарәсе җитәкчесе, Азнакай районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны оештыру һәм уздыру буенча комиссия рәисе урынбасары:

– Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның максаты — илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл мәгълүмат җыю. Быел “Авыл тәртиптә — ил муллыкта” дигән девиз астында үтәчәк кампаниянең төп максаты аның шулай аталуыннан да ачык күренә.

Авыл хуҗалыгы исәбен безнең өчен алу ят күренеш түгел. Ил күләмендә авыл хуҗалыгында беренче сан алу 1916 елда ук уздырылган. Ул вакытта исәпкә алынган чәчүлек мәйданнарының 89,3  проценты – крестьян хуҗалыкларына, 10,7 проценты шәхси хуҗалыкларга  туры килгән. Мәгълүм булганча, соңгы сан алу кампаниясе 2006 елда узган иде. Шул мәгълүматлар нигезендә авыл хуҗалыгын  үстерү буенча 2008-2012 елларга исәпләнгән максатчан Дәүләт программасы да эшләнде.

 Соңгы елларда  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә хөкүмәт тарафыннан күптөрле һәм саллы ярдәм күрсәтелә: фермер хуҗалыкларга, шәхси секторда мал асраучыларга  төрле субсидияләр, дотацияләр бүленә. Шуңа да авыл халкы сыер, кош-корт асрауга, кәҗә-сарыкларларны үрчетүгә күбрәк игътибар бирә башлады.

Район җитәкчелеге тарафыннан да  авыл хезмәтчәннәренә игътибар бик зур,  сыерлар асрап, табыннарыбызны ит-сөт белән баетучы гаиләләргә соңгы елларда гына да 400 дән артык  саву аппараты бирелде.

Авылга ярдәм итү өчен аның проблемаларын яхшылап өйрәнергә, бу тармактагы реаль картинаны чынбарлыкта күзалларга кирәк. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче һәркемнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән бу кампания.

Азнакайлылар бик тырыш, эшчән, максатчан халык. Авыл хуҗалыгы буенча да республикада тотрыклы урыныбыз бар. Бу сан алу кампаниясенә безнең халык битараф калмас дип уйлыйм. Ни дисәң дә, һәрберебезнең иртәсе сөтле чәйдән, ак күмәчтән башлана бит.

ИСЕМЕ? Хафизова сан алу буенча вәкаләтле вәкил:

– Безнең районда 10 меңнән артык объектта сан алу узачак. 4 инструкторлык, 23 санау участоклары төзелеп, аларның барсы да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Сан алучылар махсус киемнәрдән – шапка, жилеттан йөриячәк. Иң мөһиме аларның һәрберсенең таныклыгы бар.  Аны йорт хуҗа­лары, хуҗалык җитәкчеләре таләп итә ала.  Сан алучыларның һәркайсы 460-490 объектта сораштыру уздырачак.

Сан алу «кәгазь» варианта алып барыла, ягъни мәгълүматлар яңадан машина укый ала торган бланкларга тутырыла. Исәпкә алучы мәгълүматларны бары тик сораштырылучы әйткәннәрдән генә чыгып терки. Физик затлар өчен билгеләнгән сораштыру кәгазьләрендә, хәтта аларның исем-фамилияләре, адреслары бөтенләй күрсәтелмәячәк.

Гөлсинә Мияссәрова, Татшуган авыл җирлеге үзидарә башлыгы:

– Шәхсән миңа 2006 елгы авыл хужалыгы сан алу кампаниясендә дә, 2010 елда узган Бөтенроссия халык санын исәпкә алу эшләрендә дә катнашырга туры килде.

Шунысы куанычлы, безнен авыл халкы бу эшләрне  һәрчак шик-шөбһәсез, аның мөһимлеген аңлап, тыныч кабул итте. Сан алучыларны  якты йөз белән каршы алып, сорауларга җавап бирделәр.  Бу саннар ил җитәкчелегенә барып җитсен дә, хөкүмәтебез авылларны үстерүгә, терлек асраучыларга, иген үстерүчеләргә ярдәмен тагын да көчәйтсен иде дип теләкләрен теләп калдылар. Тормыш булгач, кызык хәлләр дә була бит. Элекке елларда берәү сан алалар да, салымны арттыралар дип, алмагачларын кискән, имеш. Илебездә күпме сан алу кампанияләре узды, бер дә алма агачына да, терлеккә дә салым салганнарын ишеткән булмады.

Аннан соң, үзебезнең бәләкәй хуҗалыкта да быел ничә тавык, каз-үрдәк алыйк икән, дип алдан планнар корып яшибез бит, сан алу киләчәк үсеш юлын билгеләү өчен кирәк тә инде. Илебез иминлеге – безнең бүгенгебез һәм балаларыбызның, оныкларыбызның якты киләчәге дигән сүз.

Гөлниса Әхмәтшина:

– Халык арасында нинди дә булса сораулар килеп туа икән, инструкторлар участокларына түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: шәһәрдә – 9-35-27, Актүбә бистәсендә – 3-05-19. 7-51-54,7-48-07 номерлары белән статистика бүлегенә дә шалтыратырга мөмкин. Сан алу барышында илебездә «Кайнар линия”дә эшли. Аның телефон номеры –  8-800-707-2016.

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International