Азнакай Яшьләр үзәге лидерлары һөнәри юнәлеш буенча квест уздырдылар

2016 елның 1 июле, җомга

    “Азнакай” санаториясендә Яшьләр үзәге лидерлары һөнәри юнәлеш буенча “Мин һәм һөнәрләр дөньясы” дигән квест үткәрделәр. Анда ял итүче балалардан торган дүрт команда катнашты. Аларга стнацияләр тәкъдим ителде, һөнәрләргә кагылышлы сораулар бирелде. Уен барышында балалар теге яки бу һөнәрне сайлаганда нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге, һөнәрләрнең үзенчәлекләре хакында белемнәрен арттырдылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International