Игезәкләр безнең өчен сер булып кала һәм һәрчак кызыксыну уята. Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе “Игезәкләр-2016” фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә “Шифа” сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала. Заявкалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында кыскача сөйләргә, иҗади сәләтләрегезне ачып салырга да туры киләчәк.
Фестиваль көнне “Мин – ул син, син – ул мин” дигән фотокүргәзмә дә оештырыла. Игезәкләр төсле фотосүрәтләрен 8 июльгә кадәр тапшыра алалар.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/