Балалар куркынычсызлыгына багышланган Республика буенча узып баручы декадникта 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре “Каенкаай” яшүсмерләр ял һәм сәламәтләндерү үзәгенә күчмә дәрес алып бардылар.
Азнакай коткаручылары балалар өчен бик тыгыз итеп янгын сүндерүчеләр хезмәте хакында сөйләп уздылар. Иң элек алар янгын сүндерүче булырга нинди тырышлык кирәклеген, аннан аның хезмәттә кирәк ярак махсус янгын сүндерү җиһазлары белән танышып үттеләр. Янгын сүндерү машинасында урнаштырылган махсус ялкынга каршы көрәшүче тимер – томырдан торган су каплавычлар, янгын вакытында кия торган тын алгыч аппааратлар һәм дә кайнарны һәм ялкынны үткәрми торган махсус киемнәрен дә янгын сүндерүче һөнәр ияләре күрсәтеп үттеләр. Янгын сүндерүченең төп коралы булып саналган ялкынга су сиптергеч кәүсә дә балаларда олы тойгылар калдырды.
Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инженеры Марат Кәримов ял итүче яшүсмерләргә авыр хәлдә калганда янгын сүндерүчеләрне төгәл һәм вакытында чакыртырга икәнен, кул астында торган махсус янгын сүндерүче җиһазлар белән ничек эш итәргә кирәклеген кисәтеп үтте. “Янгыннан котылу чарасының төп кагыйдәсе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү” - диде янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре, һәм сүз азагында балаларга янгыннан бик сак булырга һәм ялкын әсирлегендә калмаска дигән теләкләр теләп калды.
24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге.