Хөрмәтле азнакайлылар!
Сезне 8 нче июль көнне иртәнге сәгать 7 дә татар зиратына өмәгә чакырабыз. Зиратта үскән үләннәрне чабу, кирәксез җирдә үскән агачларны кисү кирәк, үзегез белән эш кораллары алып килүегез сорала.
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» ди халкыбыз, зираттагы тәртип ул — безнең бу дөньядан киткән якыннарыбызга булган хөрмәт! Изге эштә бергә булыйк, кардәшәләр!